Рус Тат
Түбәнкамалылар Псков шәһәрендә эшлекле сәфәрдә
Рәсми
  • 12 Июля 2017 - 11:40
  • Просмотров: 31

Айдар Метшин җитәкчелегендәге эш төркеме бу көннәрдә Псков шәһәрендә сәфәрдә. Түбәнкамалыларның бирегә килүенең төп максаты - физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен уңай шартлар тудыруда тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу. Бүгенге көндә Псков шәһәрендә сәламәтлекләре чикле булган кешеләр өчен оештырылган Россия-Германия үзәге нәтиҗәле эшләп килә, әлеге юнәлештәге яңа программалар үзләштерелә.

Түбән Кама башлыгы өлкә губернаторы Андрей Турчак һәм Псков шәһәре мэры Иван Цецерский белән очрашты. Айдар Метшинның шәһәр җитәкчелеге белән эшлекле хезмәттәшлеге инде озак еллар дәвам итә, бу юлы исә, Түбән Кама мэры журналистларга Псков хакимияте белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеләчәге турында хәбәр итте.

Айдар Метшин Псков шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр һәм, гомумән, халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен бик күп эшләр башкарылуын һәм моның түбәнкамалылар өчен үрнәк булып торуын билгеләп үтте. Әлеге уңай тәҗрибәнең Түбән Кама шәһәрендә дә кулланылачагын белдерде.

Иван Цецерский биш ел элек үзенең дә Түбән Камага килеп, шәһәр җирлегендә эшләп килүче иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге буенча эш тәҗрибәсе белән танышуы турында сөйләде. “Түбән Кама мэрының шәһәребезгә биргән бәясе бик сөендерә, -дип белдерде ул. - Шәһәргә килгән турист үз игътибарын матурлыкка, чисталыкка юнәлтсә, мэр исә, җирле хакимият тарафыннан бу эшләрне башкару өчен күпме хезмәт һәм көч куелуын яхшы аңлап фикер йөртә.”
Система Orphus
Текст сообщения*
Читайте также
Башка яңалыклар