ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада яңа төзелешләрдә юл салыначак
Илкүләм проектлар
  • 13 Апрель 2020 - 14:16
  • Караулар: 43

Түбән Камада Тынычлык проспектын Корабельная урамы белән тоташтыручы юл төзелешенә әзерлек эшләре башланды.

Объект «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектына кертелгән. Эшне «Алексеевскдорстрой» белгечләре башкара. 49 нчы микрорайондагы әлеге юлны салганда, тротуарлар һәм велосипедчылар өчен юллар төзү дә каралган. Илкүләм проект кысаларында шулай ук урамнарны яктырту буенча эшләр дә планлаштырылган.


Билгеле булганча, Түбән Кама 2019 елдан «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектында катнаша. Быел Тынычлык проспектында юл салудан тыш, шәһәрдә Шинчылар проспектында да капиталь ремонт эшләре башкарылачак. 2020 елга Түбән Камада программаны финанслау күләме 480 млн сум тәшкил итә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*