ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
5 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
4 көн калды
Түбән Камада яңа трамвай юлы тармагы төзелеше Моношәһәрләр үсеше фонды хисабына башкарылырга мөмкин
Милли проектлар
  • 23 Август 2019 - 08:52
  • Караулар: 91

Түбән Камада социаль-икътисадый үсешне үстерү бүлеге башлыгы Ирина Николаева Новокузнецкида «Моношәһәрләр 2024: милли проектлар» стратегик сессиясендә катнашты. Моношәһәрләр үсеше фонды генераль директоры Ирина Макиева җитәкләгән очрашуда муниципалитетларны милли инициативаларга җәлеп итү турында сөйләштеләр.

Россиянең төрле төбәкләреннән килгән вәкилләр 2024 елга кадәр башкарылачак эш планы турында фикер алышты. Түбән Камада, мәсәлән, Моношәһәрләрне үстерү фонды булышлыгы белән Чистай юлы төзекләндерелә, «Түбән Кама» сәнәгать паркы өчен инженерлык челтәре булдырыла. Җитәкчелек шулай ук шәһәрдә яңа трамвай юлы төзү өчен дә гариза биргән: төзелеш миллиард сумга исәпләнә, ул «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектына карый.

Тулаем алганда, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 2024 ел ахырына кадәр 25,7 трлн сум бүлеп биреләчәк. «Без моношәһәрдә яшәүче һәр гаилә, һәр кеше бу үзгәрешләрне тоюын телибез», - дип нәтиҗә ясады Ирина Макиева.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар