ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама благочинные Александр Колчерин Пасха бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты
Диннәр һәм милләтләр
  • 18 Апрель 2020 - 20:01
  • Караулар: 42

"Шатлык безне туганнарча берләштерә, Христосны ярату җепләре белән бәйли", - диде рухани. 

Шул ук вакытта Александр Колчерин вәгазендә коронавирус турында да сүзләр яңгырады. "Ходай безгә күп нәрсә турында уйланырга вакыт бирде, - диде благочинный. – Дөнья буйлап коточкыч кизү тарала. Бүген миллионлаган кеше курку, көчсезлек, эчке бушлык хисе кичерә".

Благочинный Александр сүзләренә караганда, бүгенге шартларда христианнар дөньяга Пасха шатлыгы бүләк итә ала. "Әйләнә - тирәдәгеләр белән шатлыклы Евангелие хәбәре белән уртаклашыйк, якыннарыбызга мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм игътибар бүләк итик, ярдәмебезгә һәм юанычыбызга мохтаҗ кешеләргә игелек кылыйк", - дип өндәде рухани.

Ул шулай ук чиркәү сүзенә колак салып, бәйрәм гыйбадәтләрен өйдә үткәрүне сорады. 23.00 сәгатьтә Чистай епархиясе паблигында Кызыл Чишмәдәге Казан Изге Ана иконасы храмыннан трансляция үткәреләчәк, 23.30 сәгатьтә Мурадьян урамындагы Воскресение Христова храмыннан туры эфир  булачак. Моннан тыш, гыйбадәтләр үзәк телевидение каналларында трансляцияләнәчәк.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*