ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
35 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
29 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
27 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
26 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
20 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
8 көн калды
Түбән Камада унбишенче ел рәттән Покрау хач йөреше үтә
Диннәр һәм милләтләр
  • 15 Октябрь 2019 - 16:53
  • Караулар: 32
Православие христианнары Түбән Камада унбишенче тапкыр  хач йөреше уздырды. Бу бәйрәм уңаеннан мәхәллә халкы Олы Афанастагы гыйбадәтханәдән  Красный Ключ чиркәвенә кадәр,  шәһәрнең башка өч чиркәвенә дә кереп, 12 чакрым юл узды.

Түбән Кама районы благочинные, протоиерей Виталий Кузьмин хач йөреше башланыр алдыннан христианнарның һәрвакыт Тәңредән ярдәм тоеп яшәвен искә төшерде. « Әгәр син тәүбә итәсең икән, Ходайга таба үз тормышыңны борырга тырышасың икән, көрәш синең көрәшең генә булып калмый. Ходай әйтте: курыкма, хәвефләнмә, бу инде синең көрәш түгел, ә Минеке».

Быел Түбән Камада храмнардан хач йөрешенә дин тотучыларны җыю, ә соңыннан йортларына тарату өчен транспорт хәрәкәте оештырдылар. Автобусларны "КАМАтранссервис" һәм Түбән Кама пасажир автотранспорты предприятиеләре тәкъдим итте.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*