ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
25 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
19 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
17 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
16 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
10 көн калды
Салих хәзрәт Ибраһимов Дәмәшкъта мәктәп ачу тантанасында катнашты
Диннәр һәм милләтләр
  • 25 Сентябрь 2019 - 09:30
  • Караулар: 69

 Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов Дәмәшкъта эш сәфәрендә булды. Биредә Барза районында 1000 балага исәпләнгән яңа мәктәп ачылды. Аны төзекләндерүдә түбәнкамалылар да үзләреннән зур өлеш кертте.


Түбән Кама имам-мөхтәсибе сүзләренә караганда, сүриялеләр ачык күңелле, дустанә булулары белән аерылып тора. Алар россиялеләрне, мәктәпне торгызуда күрсәткән ярдәмнәре өчен, өйләренә чакырып кунак иткәннәр.


"Халыкара дәрәҗәдә булуы һәм зур җитәкчеләрнең катнашуына карамастан, чара бик җылы һәм дустанә узган, - дип яза Түбән Кама җәмигъ мәчете матбугат хезмәте. - Сүрия балалары рус телендә җырлар башкарган, ә россиялеләр аларны “Аленка” шоколады белән сыйлаган. Сүрия балаларына Россия дини җәмгыятьләре игелекле, күркәм һәм файдалы бүләк ясады”.

 

Билгеле булганча, РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итүче эшче төркем оештырган хәйрия акциясендә христианнар, мөселманнар һәм башка дин тотучылар катнашты, нәтиҗәдә, Дәмәшкъта 1000 балага исәпләнгән мәктәпне торгызуга 20 млн сум тирәсе акча җыелды.

    

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*