ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
4 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
3 көн калды
Быел Стахеевлар фестивале Казан Мәрьям Ана иконасы табылуга 440 ел тулуга багышлана
Диннәр һәм милләтләр
  • 25 Июнь 2019 - 14:13
  • Караулар: 47

 "Верую-2019" Стахеевлар фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамланырга биш көн кала. Ул Түбән Каманың ямьле шәһәр читендә инде икенче тапкыр узачак.

Оештыручылар сөйләгәнчә, фестивальдә катнашырга Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Кама Аланы, Лаеш һәм Яңа Чишмә районнарыннан, Түбән Камадан коллективлар һәм җырчылар теләк белдергән инде. Узган ел катнашучыларның гомуми саны 300 кеше тәшкил иткән.

Фестиваль 7 июльдә 11 сәгатьтә Красный Ключ бистәсенең Казан Мәрьям Ана иконасы гыйбадәтханәсе территориясендә узачак. Быел аны Казан Мәрьям Ана иконасы табылуга 440 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланганнар. Тамашачылар өчен керү ирекле.

Гариза бирү турында тулырак мәгълүматны нигезләмәдән, яки +7 917 285-10-09 телефоны буенча белергә мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*