Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
46 көн калды
Түбәнкамалыларны «Глобальләшү шартларында татар халкының этнодини бердәйлеге» конференциясенә чакыралар
Диннәр һәм милләтләр
  • 10 Июнь 2019 - 15:01
  • Караулар: 49

2019 елның 18-20 сентябрендә Казанда «Глобальләшү шартларында татар халкының этнодини бердәйлеге» исемле II Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.

Анда катнашырга этнологлар, этнографлар, социологлар, тарихчылар, ислам,  дин белгечләре һәм башка белгечләр чакырыла.

Форум эше темалар буенча секцияләргә һәм түгәрәк өстәлләргә бүленә:

  • Этнодини бердәйлекне  өйрәнүнең теоретик һәм концептуаль мәсьәләләре;
  • Татар халкының этнодини бердәйлеге: үзара бәйләнеш үзенчәлекләре;
  •  Татар халкының этник һәм конфессиональ бердәйлеге факторлары буларак мәдәният һәм тарихи хәтер;
  • Глобальләшү шартларында этномәдәни киңлекне үстерү проблемалары: региональ һәм этникара аспектлар;
  • «Татар халкының үсеш стратегиясе»н тормышка ашыруның гамәли аспектлары.

Конференция эше нәтиҗәләре буенча мәкаләләр җыентыгын чыгару планлаштырыла.

Катнашу өчен гаризалар 2019 елның 1 августына кадәр кабул ителә, публикация өчен доклад текстлары – 2019 елның 15 августына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: confkzn2019@mail.ru. Читтән торып катнашу мөмкинлеге дә бар. Читтән торып катнашучыларның материалларын бастырып чыгару турындагы карар оештыру комитеты тарафыннан кабул ителә. Оештыру комитетының  тиешле таләпләргә туры килмәгән материалларны кире кагарга хокукы бар.

Пленар утырышны уздыру вакыты һәм урыны: 2019 елның 18-20 сентябре, Казан, Бауман ур., 20, ТР Фәннәр академиясе, актлар залы, 2 нче кат.  Чара 10.00 сәгатьтә башлана.









Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*