Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
12 көн калды
"Минем яраткан Түбән Камам" фотоколлажлар бәйгесе игълан ителә
Шәһәребез урамнары
  • 22 Май 2019 - 18:45
  • Караулар: 32
Шәһәрнең 45 нче яшьләр китапханәсе "Минем яраткан Түбән Камам" фотоколлажлар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул  итә. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. 

Катнашу өчен Түбән Камадагы берәр  урамның иске фотографиясен табарга  һәм  әлеге урамның шул ук ракурстан бүгенге фотографиясен ясарга кирәк. Фотоколлажыгызда исем-фамилиягезне куярга онытмагыз, астына аңлатма язуы да теркәргә кирәк.  

Конкурс "Минем шәһәрем урамнары" проекты кысаларында үткәрелә. Эшләрне  октябрьгә кадәр  Nk.45@tatar.ru  электрон адресына яки Шинчылар проспектындагы 44 нче йорт  адресы буенча   тапшырырга мөмкин. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*