ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
45 көн калды
Төп максат - үсеп килүче буынга патриотик һәм милли-мәдәни тәрбия бирү
Сәясәт
  • 07 Декабрь 2019 - 09:10
  • Караулар: 84
5 декабрьдә Казан Кремлендә Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Президенты Эчке эшләр идарәсенең Идел буе һәм Урал федераль округлары төбәкләре белән эш итү департаменты башлыгы Юрий Шевяков катнашты.Чара республиканың муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Видеоконференцэлемтәдә Түбән Кама башкарма комитеты вәкилләре дә катнашты.

Утырыш үсеп килүче буынны патриотик һәм милли-мәдәни тәрбияләү темасына багышланды.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында искәрткәнчә, бер ел элек Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2025 елга кадәр ил эчендә дәүләт милли сәясәте стратегиясенә җитди үзгәрешләр кертелде.

Шуннан бирле Татарстанда, билгеләнгән бурычлар һәм төбәк үзенчәлеген искә алып, зур эш башкарылды: Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру концепциясенең яңа редакциясе расланды, 2019-2021 елларда Стратегияне гамәлгә ашыру чаралары планы расланды, дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру программасына үзгәрешләр әзерләнде.

Рөстәм Миңнеханов әйтеп узганча, Стратегиядә балалар һәм яшьләрдә гражданнарының милли, рухи-әхлакый кыйммәтләренә хөрмәткә, Россиянең күп милләтле тарихы өчен горурлыкка, патриотлыкка нигезләнгән милләтара аралашу культурасын формалаштыру буенча мөһим бурыч актуальләштерелде.

Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Бөгелмәнең 14 нче гимназиясе директоры Фәнис Гайнуллин чыгыш ясады. "Татарстан Республикасында удмуртларның милли-мәдәни автономиясе" иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге турында башкарма директоры Марина Иванова сөйләде.

ТР Президенты Матбугат хезмәте материалы нигезендә.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*