ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
Африка яңалыклары: Илсур Метшин Лиссабон һәм Барселона мэрларын артта калдырды һәм UNACLA ны җитәкләде
Сәясәт
  • 19 Ноябрь 2019 - 10:18
  • Караулар: 32

Илсур Метшинны БМО каршындагы җирле хакимият органнарының Консультатив комитеты (UNACLA) президенты итеп сайладылар.

Постка дәгъва итүчеләр арасында Лиссабон мэры Фернандо Медина, Барселона мэры Ада Колау һәм Марокко Корольлегенең мэрлар ассоциациясе президенты Мөхәммәд Будра бар иде. Әмма югары постны Россия вәкиле алды. «Глобаль дөнья шартларында шәһәрләр алдында, җир шарының нинди генә ноктасында урнашсалар да, шундый ук каршылыклар килеп баса, - дип билгеләде Казан мэры. - Безгә муниципалитетлар арасында хезмәттәшлекне ныгытырга, глобаль проблемаларны хәл итүдә аларның ролен арттырырга, шәһәрлеләрнең тормышы тагын да уңайлырак булсын өчен иң яхшы тәҗрибә алмашырга кирәк».

UNACLA президенты өч елга сайлана. Элегрәк БМОда җирле хакимият мәнфәгатьләрен Йоханнесбург, Истанбул һәм Париж мэрлары яклаган иде.

БМОның җирле үзидарә буенча Консультатив комитеты бөтен дөнья буенча 323 мең муниципалитет, мегаполислар һәм төбәкләр мәнфәгатьләрен кайгырта. Бу - муниципаль ихтыяҗларга юнәлдерелгән иң көчле һәм йогынтылы структура. Консультатив комитетның төп максаты - БМОда җирле үзидарә мәнфәгатьләрен яклау, җирле хакимият органнары һәм милли хөкүмәтләр арасында диалогка ярдәм итү, шулай ук иң яхшы тәҗрибәләр алмашу.

Фото: https://www.kzn.ru/


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*