ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
34 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
28 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
26 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
25 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
19 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
7 көн калды
Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада: эш сәфәре турында тулырак мәгълүмат бастырабыз (+фото)
Сәясәт
  • 15 Август 2019 - 10:40
  • Караулар: 89

Бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада эш визиты белән булды.

Парламент башлыгы үз сәфәрен Түбән Кама ЦМК шин заводы белән танышудан башлады. Район башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, «Татнефть» компаниясе төркеме генераль директоры Наил Маганов, Түбән Кама шин комплексы җитәкчелеге белән бергә алар җитештерү цехларын карадылар.

Фәрит Мөхәммәтшин предприятие продукциясен кулланучылар географиясе, йөк автомобильләрен комплектлаштыру күләме һәм хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен стимуллаштыру чаралары белән кызыксынды. Хәзерге вакытта Түбән Кама шиннар комплексы 8 меңнән артык кешене эш белән тәэмин итә, шул исәптән 2 меңнән артык кеше ЦМК заводында эшли.

Сүз уңаеннан, заводта эшләү шартлары, шулай ук Түбән Кама шинчыларының нәрсә белән яшәве турында парламент башлыгы предприятие хезмәткәрләреннән шәхсән үзе кызыксынды. Мәсәлән, чималны кабул итүче Шаира Соловьева шәһәрнең яңа 34 нче микрорайонында балалар бакчасы һәм мәктәп төзүне тизләтүне сорады. Айдар Метшин бу районда балалар бакчасы һәм мәктәп төзелеше проекты «Татнефть» компаниясе белән белерлектә әзерләнә, киләсе елга төзелеш эшләрен башларга планлаштырыла, дип ышандырды.

"Яшь гаиләләргә яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру - хакимиятнең төп бурычларыннан берсе, - дип искәртте парламент башлыгы. - Ә белгечләрне саклап калу, аларны предприятиедә, шәһәрдә тотып калу өчен хакимият тә, эш бирүче дә кызыксынырга тиеш. Сезнең предприятие - Татнефть компаниясенең үз хезмәткәрләре турында кайгыртырга теләвенең ачык мисалы. Биредәге эш шартлары, технологияләр, техниканың камиллеге, автоматлаштыру һәм роботлаштыру дәрәҗәсен Түбән Каманың беренче шиннар заводлары белән чагыштырып та булмый».

ТР Дәүләт Советы рәисе 45 нче микрорайонда инде төзелеп бетүче «Тема 37» мәктәбендә булды. Биредә Фәрит Мөхәммәтшин белем бирү учреждениесе педагоглары һәм мәктәпне яңа уку елына әзерләүдә актив ярдәм итүче булачак укучыларның ата-аналары арасында активистлар белән очрашты. Ул V чакырылыш Дәүләт Советына сайлау кампаниясе барышында ук кергән Түбән Кама халкы наказлары буенча төзелгән.

Татарстан парламенты башлыгы заманча таләпләргә җавап бирүче мәгариф проектының уникальлеген билгеләп үтте: матур дизайн, заманча кабинетлар, урамдагы зур спорт мәйданчыгы һәм скалодром белән җиһазландырылган спорт залы. 1 сентябрьгә яңа мәктәптә берьюлы 11 беренче сыйныф формалашуы кунакны тагын да сөендерде. Яңа уку елыннан башлап, мәктәп барлыгы 1 100 укучы кабул итәчәк.

Үз чиратында Айдар Метшин учреждениенең бөтен микрорайон өчен иҗтимагый үзәк буларак та мөһимлеген әйтеп үтте. "Китапханә дә, актлар залы да, урам спорт комплексы да, спорт залы да – боларның барысыннан да якын киләчәктә 45 микрорайонда яшәүчеләр дә файдалана алачак. Мәктәп микрорайон үзәге булачак», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Ата-аналар белән әңгәмә вакытында балаларга өстәмә белем бирү, шулай ук мәктәпкә кадәр куркынычсыз хәрәкәт оештыру турында да сүз барды. Моның өстендә хәзер муниципалитет «Мәктәпкә куркынычсыз юл» проекты кысаларында актив эшли - мәгариф учреждениесенә өстәмә керү юллары, тротуарлар оештырылачак, яңа юл билгеләре куелачак. Шәһәр хакимиятенең аерым контролендә 34 микрорайон укучылары өчен мәктәпкә кадәр куркынычсыз юл булдыру мәсьәләсе тора, анда шулай ук хәзер җәяүлеләр кичүе урыннарын оештыру карала.

«Яңа мәктәптә инде 11 беренче сыйныф туплануы сөендерә - бу бик күп, һәм бу бик яхшы! Биредә республикабызның киләчәк уңышларына нигез салыначак. Бәхетле, сәламәт һәм акыллы балалар үстерегез, ә без сезнең проблемаларны хәл итүгә ярдәм итәчәкбез!"- дип тәмамлады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Эш визитының тагын бер пункты «Батыр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе булды, анда «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол командасы уенчылары - халыкара класслы спорт мастеры Анастасия Самойленко (Шляхова) һәм спорт мастеры Ольга Бирюкова мастер-класс үткәрде.

Түбәнкамалылар кайчандыр нәкъ менә Түбән Камада волейбол белән шөгыльләнә башлаган үз якташлары Настя Самойленконы күрергә аеруча шат иде. Очрашуда аның беренче тренеры да булды. Настя сүзләренә караганда, бүген ул туган шәһәренә кайтуына бик шат булган, биредә инде күптән булмаган, ә яшь спортчыларга бернәрсәдән дә курыкмаска һәм үз хыялларыннан чигенмәскә, һәрвакыт алга барырга дигән теләкләрен җиткерде.

Татарстан парламенты башлыгы, шулай ук ТР Волейбол федерациясе президенты сүзләренә караганда, ул спортның иң интеллигентлы төре, һәм ул республикада актив үсеш ала. Фәрит Мөхәммәтшин түбәнкамалыларны, күбрәк Татарстан спортчылары Россия буенча танылсын өчен, аны яңа дәрәҗәгә күтәрергә чакырды.

Фәрит Мөхәммәтшин спорт мәктәбе тренерларына һәм педагогларына Татарстан Волейбол федерациясе исеменнән дипломнар һәм бүләкләр тапшырып, Түбән Кама спорт мәктәбе җыелма командасы һәм студентлар командасы арасындагы матчта беренче тупны символик рәвештә атты.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*