ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
33 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
25 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
24 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
18 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
Фәрит Мөхәммәтшин: түбәнкамалылар белән эшләве җиңел түгел, ләкин күңелле
Сәясәт
  • 15 Август 2019 - 09:07
  • Караулар: 83

Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Каманың тышкы күренешендә үзгәрешләрне бәяләде.

«Уңай якка үзгәрешләр тәэсирләндерә, - диде ТР Дәүләт Советы спикеры. - Төзекләндерү, физик культураны һәм спортны үстерү өлкәсендә прогрессив юнәлешләр күп. Биредә яшәүчеләр шәһәр җитәкчелеге, бу эштә катнашучы эре предприятиеләр инициативаларын лаеклы бәялиләр. Шиннар заводының һәм ТАИФ компанияләренең җитәкче составлары бу темпларны киметмәсен иде. Без барысын да производствоны конкурентлы итү өчен генә түгел, ә үз хезмәткәрләрең яшәгән шәһәр үсешенә өлеш кертү өчен дә эшлибез».

Республика парламенты башлыгы сүзләренә караганда, түбәнкамалылар – актив кешеләр. «Алар белән эшләү җиңел түгел, әмма күңелле – чөнки алар үзләренең тәнкыйди кисәтүләрен турыдан - туры җиткерәләр, әмма кирәк чакта берләшәләр һәм шәһәр, республика җитәкчелегенә күп максатларга ирешүдә ярдәм итәләр», - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. Мисал итеп, ул шәһәрдә акрынлап кертелә торган чүп-чарны аерым җыюны китерде.

«Бу ил өчен дә, Татарстан өчен дә катлаулы бурыч, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы спикеры. - Мин Япониядә чүп-чар яндыру заводында булганда, японнар: «Беләсезме, бу эшнең иң авыр өлеше түгел. Чүп-чар яндыра торган завод, нинди кыйммәт булса да ул – альтернативасыз утильләштерү. Әмма иң мөһиме - сезнең халыкның менталитетын үзгәртү. Без, японнар, геннар дәрәҗәсендә бик закон тыңлаучан һәм тиз кабул итүчән булсак та, биш елдан артык үз гражданнарыбызны фатирда бу чүп-чарны аерырга, аннары урамга чыгарырга һәм алга таба да бу технология буенча өйрәттек».

Республика халкына экологик яктан яхшырак башка юл, башка карар юклыгын җиткерергә кирәк. Һәм бу өлештә шәһәрнең беренче инициативалары сезнең бу эшкә җитди рәвештә алынуыгызны күрсәтә».

Фәрит Мөхәммәтшин эш визиты белән Түбән Камада булды. Ул ЦМК шиннар заводы хезмәткәрләре белән аралашты, төзелеп килүче мәктәпне карап чыкты, волейбол буенча шәһәр турниры матчын ачты һәм берничә эшлекле очрашуда катнашты.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*