Түбән Кама сайлау комиссияләрендә ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар теркәү бара. "Бердәм Россия"дән - ике кандидат, ЛДПРның бер вәкиле һәм КПРФтан ике кеше тиешле таныклыклар алган инде. Барлыгы 15 кандидат сайлау алды кампаниясендә катнашуларын раслап, документлар тапшырган. Документлар җентекләп тикшерелгәннән соң, кандидатларга теркәлү турында таныклыклар биреләчәк. Моны 24 июльгә кадәр эшләп өлгерергә кирәк.
ТР Дәүләт Советы - Татарстан Республикасы парламенты, республика дәүләт хакимиятенең даими эшләүче иң югары вәкиллекле, закон чыгару органы. Ул биш елга сайлана, 100 депутаттан тора. Депутат итеп, 21 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданины сайлана ала.