Рус Тат
Бушлай хокукый ярдәм күрсәтү оештырыла
Бушлай хокукый ярдәм
  • 17 Май 2019 - 17:21
  • Караулар: 35
ТР буенча баш федераль инспекторның Түбән Камада җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халык сорауларына җавап бирәчәкләр:

- 20 майда 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр - адвокат;

- 20 майда 14.00 сәгатьтән - Түбән Кама муниципаль районында "Россия пенсионерлар берлеге" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе Тәгъзимә Садыйкова һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  Түбән Кама муниципаль районындагы   ярдәмчесе Тамара Трошина;

- 22 майда 16.00 сәгатьтән  – ТР буенча суд приставлары федераль хезмәтенең Түбән Кама районы бүлеге җитәкчесе Сергей Шадрин;

- 23 майда 16.00  сәгатьтән  – Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Галина Баһаветдинова;

- 23 май көнне 15.00 сәгатьтән -  Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе җитәкчесе Владимир Ветлугин.

Алдан язылу өчен телефон: 36-05-62

Сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен адрес: Түбән Кама шәһәре, Актүбә урамы, 6 нчы йорт, 111 нче бүлмә.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*