Рус Тат
Бушлай хокукый ярдәм күрсәтү оештырыла
Бушлай хокукый ярдәм
  • 12 Октябрь 2018 - 02:12
  • Караулар: 34
ТР буенча баш федераль инспекторның Түбән Камада җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халык сорауларына түбәндәге белгечләр җавап бирә:

- 15 октябрьдә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр -   адвокат;

- 17 октябрьдә 13.00 сәгатьтән  17.00 сәгатькә  кадәр  -  Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына көзге  чакырылыш мәсьәләләре буенча кайнар элемтә телефоны эшләячәк;

- 23 октябрь көнне 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр  -  Түбән Кама муниципаль районы социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлсирин Җамалиева.

Алдан язылу өчен телефон: 36-05-62

Сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен адрес: Түбән Кама шәһәре, Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче бүлмә.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*