ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
39 көн калды
Түбән Каманың "Кама" лагере өчен тавыш бирик
Иҗтимагый киңлекләр
  • 24 Гыйнвар 2020 - 16:01
  • Караулар: 70
Түбән Каманың "Кама" лагере   "100 шәһәр лидеры" программасында катнаша. Программа нигезендә, арадан үз эшчәнлеген иң яхшы тәкъдим иткән егерме объект сайлап алыначак һәм алдагы үсеше өчен инвестицияләр җәлеп итүдә ярдәм алачак.

Программа финалына чыгу өчен,  түбәнкамалылардан ярдәм кирәк. Моның өчен сайтта  теркәлергә һәм проект астына лайк куярга кирәк.



"Кама" лагеренда  ремонт эшләре планлаштырыла. Лагерь 1970 елда Каракүл  ярында төзелә. Җәй буена биредә  җиде йөзгә якын бала ял итә. Ләкин корпуслар аз булу сәбәпле, лагерь бөтен ихтыяҗны да каплап бетерә алмый. Лагерьга керү урынын яңарту, йокы корпусларын төзекләндерү һәм шул ук максатлар өчен ике ташландык бинаны торгызу, футбол, хоккей, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары, хәрәкәтле уеннар өчен мәйданчыклар, амфитеатр, балалар мәйданчыгы, беседкалар  булдыру, пляж тирәсен төзекләндерү планлаштырыла. Моннан тыш, икенче этап итеп,  2 муниципаль лагерьны берләштерү планлаштырыла.


ТАВЫШ БИРҮ ӨЧЕН

1. Биредә теркәлү узыгыз;

2. Биредә тавыш бирегез.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*