Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
23 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Түбән Камада «Безнең ишегалды» проекты кысаларында җәмәгатьчелек белән очрашулар уза
Иҗтимагый киңлекләр
  • 24 Июль 2019 - 07:49
  • Караулар: 38

Түбән Камада «Безнең ишегалды» проекты кысаларында җәмәгатьчелек белән очрашулар башланды. Махсус эшче төркем күп катлы йортларда яшәүчеләр белән аралаша, конкрет һәр ишегалды буенча теләк-тәкъдимнәрне белешә.

Проект «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан тәкъдим ителде һәм ТР Президенты тарафыннан хуплау тапты. Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» яңа программасын эшләргә кушты, аның кысаларында республика шәһәрләрендә йорт яны территорияләре уңайлы, заманча итеп төзекләндереләчәк.


Шундый очрашуларның берсе Түбән Каманың Химиклар урамы 14 нче йортында яшәүчеләр белән оештырылды. Очрашуда микрорайонның җирле үзидарә рәисе, шәһәр башкарма комитеты вәкилләре, шәһәр Советы депутаты Гөлнара Мөҗипова катнашты.

    

Ишегалдын яңарту, төзекләндерү буенча теләк-мөрәҗәгатьләр шактый булды: балалар мәйданчыгын төзекләндерү, машина кую урыннарын киңәйтү, яктырткыч баганалар санын арттыру, тротуарларны яңарту, яшелләндерү һ.б. Биредә яшәүчеләр фикере һәм тәкъдимнәре ишегалдын реконструкцияләү концепциясен эшләү беркетмәсендә теркәлде.

    

Якындагы биш ел эчендә республикада барлык ишегаллары да төзекләндереләчәк. Әлбәттә, сүз күп катлы йортлар турында бара. Биредә яшәүчеләр ишегалларының нинди булачагын үзләре хәл итә. Шуңа күрә «Бердәм Россия» партиясе депутатлары һәм кандидатлары Татарстанда ишегалларын төзекләндерү буенча фикер алышу өчен халык белән очрашулар оештыра.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*