Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
23 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Дубайдагыдан яхшырак: Чиләбе блогеры Түбән Камадагы парк һәм пляж турында язып чыккан
Иҗтимагый киңлекләр
  • 19 Июль 2019 - 13:31
  • Караулар: 45

Урбанистика мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Чиләбе   блогеры Лев Владовның Түбән Камадагы тукталыш павильоннарына соклануын белдереп, ВКонтакте челтәрендә урнаштырган язмасын сезнең игътибарга тәкъдим иткән идек.

Блогерның безнең шәһәрдән алган тәэсирләре әле шактый икән. Бу юлы ул "Гаилә” паркы һәм "Кама” пляжы турында язып чыккан.




"Түбән Камада баш архитектор шәһәр үзәгендә парк проектын булдырган. Һәм бу бик шәп килеп чыккан! Моңа 246 млн сум акча тотылган, сумманың өчтән бере республика бюджетыннан бирелгән, өчтән икесен бизнес биргән. Парк зур - 40 гектар, биредә Татарстанның иң зур балалар мәйданчыкларының берсе һәм су коенырга, әмма батмаска мөмкин булган гаҗәеп фонтан бар…”






“Ә хәзер Түбән Камада яр буендагы бушлай пляжны карагыз: чиста ком, мөмкинлекләре чикле кешеләргә коену өчен җайланмалар, бушлай бәдрәф һәм душ бүлмәләре, суы эчәргә яраклы фонтаннар, искиткеч бизәлеш,  уңайлы кафе, пляж волейболы өчен мәйданчыклар, балалар мәйданчыгы һәм башкалар”.

 



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*