Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Берничә сәгатьтән Түбән Камада велосипедлар музеен ачу тантанасы башлана
Иҗтимагый киңлекләр
  • 05 Июль 2019 - 13:40
  • Караулар: 44
Бүген, 5 июль көнне,  Түбән Камада Татарстанда  әлегә  бердәнбер булган Велосипед тарихы музее ачылачак.  

 Чара  шәһәрнең Халык иҗаты йорты янында 16:30 сәгатьтә башлана. Велосипедта йөрергә яратучылар биредә үзара аралаша, велотавыш бәйгесендә катнашу өчен теркәлә алачак. 



Кичке биштә велосипедчылар сафы үз юлын Мәктәп бульвары буйлап башлаячак, шәһәр музее яныннан узып,  Төзүчеләр проспектына чыгачак  һәм аннан Яшьлек урамы буйлап,  яңа музей урнашкан «Велики» паркына кадәр барып җитәчәк.

Автошәһәрчек мәйданчыгында велотавыш конкурсының финалы узачак, җиңүчеләргә призлар тапшырылачак. Аннары шәһәр җитәкчелеге катнашында   Велосипед тарихы музеен ачу тантанасы үтәчәк. 



Бүгенге көндә музейда кырыклап  экспонат бар: анда сез  узган гасыр уртасындагы Швейцария хәрби велосипедын, Германия, Рига һәм совет велосипедларын һ.б. күрә алачаксыз.

Музей экспозициясе белән беррәттән балалар өчен уен мәйданчыгы да эшләячәк, ә кичке алтыда Угличтан Василий Самокатов үз тамашасын тәкъдим итәчәк. Бәйрәмгә тагын бер кунак – Түбән Камада уникаль музей булдырырга ярдәм иткән Илдус Янышев та киләчәк. Ул түбәнкамалыларга үз сәяхәте турында китабын  тәкъдим итәчәк, билгеле булганча,  Казан сәяхәтчесе  бер ел да ике ай дәвамында велосипедта  дөнья буйлап сәфәр кылды.

Ильдус Янышев. Фото: Inkazan

Кичке алтыда «Велики» паркында яшьләр өчен юл хәрәкәтен өйрәнүгә багышланган чаралар башлана. Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча тәрбиячеләр өчен дә семинар узачак.

Велосипедчылар  йөрешендә  катнашырга теләүчеләргә 8-917-271-34-66 номерына шалтыратып теркәлергә кирәк.

Гадәти көннәрдә музей (дүшәмбедән кала) иртәнге тугыздан кичке җидегә кадәр эшләячәк. Керү ирекле.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар