Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
46 көн калды
Россия көне уңаеннан Түбән Кама иҗтимагый киңлекләрендә күңел ачу программалары оештырыла
Иҗтимагый киңлекләр
  • 05 Июнь 2019 - 10:59
  • Караулар: 82
12 июньдә илебез әһәмиятле дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтә.  

1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съездында Россия Дәүләт суверенитеты турында Декларация  кабул ителгәннән соң, илебез бәйсезлек, мөстәкыйльлек алып, демократик хокукый дәүләт буларак үсеш юлына басты. Илнең яңа исемен кабул итү Россия Федерациясе (Россия)  дәүләтчелеген ныгытуда мөһим этап булды. 

Бу көнне  ил күләмендә тантаналы бәйрәм чаралары уза, аларда  төрле яшьтәге кешеләр катнаша.

Әлбәттә. түбәнкамалыларны да төрле программалар көтә. "Гаилә" паркында бәйрәм 10.30 сәгатьтә башланып, 21.30 сәгатькә кадәр дәвам итә. Лемаев мәйданында чаралар 14.00 сәгатьтә башлана. Тукай паркы түбәнкамалыларны  бәйрәмгә 12.00 сәгатькә чакыра. "Кояшлы алан" паркында бәйрәм программасы 11.00 сәгатьтә билгеләнгән. Бу көнне шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә концерт программалары, уен-бәйгеләр, спорт ярышлары  оештырылачак, остаханәләр эшләячәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*