Рус Тат
Түбәнкамалылар төзеләчәк яңа күзәтү тәгәрмәченә исем уйлый
Иҗтимагый киңлекләр
  • 17 Май 2019 - 08:05
  • Караулар: 54
Түбән Каманың "Гаилә" паркында төзеләчәк күзәтү тәгәрмәченә исем уйлау дәвам итә.

Шәһәрдәшебез Марсель Сафиуллин яңа объектны велосипед тәгәрмәченә охшатып, "Тәгәрмәч" дип атарга  тәкъдим итә. "Ә нигә велотема? - дип яза ул. - "Гаилә" паркында велосипед тематикасы – күпер, юллар бар инде... Күп кеше  анда велосипедта йөрергә ярата".

Ә сезнең бу уңайдан фикерләрегез нинди? Теләк-тәкъдимнәрегезне  май ахырына кадәр smi.nk@mail.ru  электрон адресына җибәрә аласыз.

Яңа аттракцион "Гаилә" паркында  төзеләчәк. Биеклеге 42 метр тәшкил итәчәк корылма нефтехимиклар шәһәренең тагын бер үзенчәлеге булып торачак.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*