Рус Тат
"Манзара", "Ромашка" - түбәнкамалылар яңа күзәтү тәгәрмәченә исем уйлый
Иҗтимагый киңлекләр
  • 16 Май 2019 - 09:17
  • Караулар: 17
"Око Камы", "Колесо счастья", "Манзара" - Түбән Каманың "Гаилә" паркында төзеләчәк күзәтү тәгәрмәченә исем уйлау дәвам итә.

"Тәгәрмәчне илюминация белән бизәргә һәм "Ромашка" дип атарга мөмкин, чөнки бу чәчәк – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы, - дип саный Сергей Романов. - Әгәр кабиналар төрле төстә булса,  "Цветик-семицветик" дип атарга була".

Шәһәрдәшебез Артем Васильев күзәтү тәгәрмәче кабинкаларын үтә күренмәле пыяладан ясарга тәкъдим итә.

Ә сезнең бу уңайдан фикерләрегез нинди? Теләк-тәкъдимнәрегезне  май ахырына кадәр smi.nk@mail.ru  электрон адресына җибәрә аласыз.

Яңа аттракцион "Гаилә" паркында  төзеләчәк. Биеклеге 42 метр тәшкил итәчәк корылма нефтехимиклар шәһәренең тагын бер үзенчәлеге булып торачак.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*