Рус Тат
Ял итәргә – Түбән Каманың “Кама” пляжына
Иҗтимагый киңлекләр
  • 16 Июль 2018 - 11:39
  • Караулар: 72

Артык чыгымнар тотмый гына, кояшта кызынып, су коенып, көнегезне күңелле үткәрәсегез киләме? Түбәнкамалылар өчен мондый мөмкинлекләрне төзекләндерелгән “Кама” пляжы тәкъдим итә. Билгеле булганча, яңартылган пляж ял итүчеләргә узган ел хезмәт күрсәтә башлады. Аны төзекләндерү эшләре иҗтимагый киңлекләр булдыру турында республика программасы нигезендә алып барылды.

«Нижнекамская правда» хәбәрчесе Кристина Свешникова узган ялларда пляжда булып, биредә ял итүчеләр белән аралашкан. 

 

Сүз дә юк, бүгенге “Кама” элеккеге пляждан күп яклары белән аерылып тора. Биредә халыкка ял итү өчен барлык уңайлыклар бар: елгага төшү өчен махсус сукмаклар ясалган, шезлонглар куелган, кием алыштыру, душ бүлмәләре, эскәмияләр, балалар өчен аерым мәйданчыклар булдырылган, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә барлык шартлар тудырылган. Су коенучыларның иминлеген тәэмин итү максатыннан, пляж тирәлегендә сак хезмәте дә эшли.
Спорт сөючеләр арасында да “Кама”ның абруе зур. Яр буйлап велосипедчылар өчен махсус юл үтсә, пляж территориясендә спорт уеннары өчен аерым мәйданчыклар эшли. Сүз уңаеннан, пляж 9.00 – 20.00 сәгатьләрдә ачык. 



- Биредә хәзер бик матур, - ди түбәнкамалы Зоя. – Бөтен нәрсәнең түләүсез булуы да шәп. Барлык шартлар тудырылган, хәзер монда даими киләчәкмен һәм дусларыма да тәкъдим итәчәкмен.

Әлбәттә, гаилә белән ял итү өчен дә “Кама” пляжы – менә дигән урын.
- Биредә кызыма бик ошый: агач сукмак буйлап йөгерергә, балалар мәйданчыгында уйнарга мөмкин. Элегрәк без бирегә килергә курка идек: яр буе кыргый, ташландык хәлдә иде. Аеруча кичләрен куркыныч тоела иде: яр буе яктыртылмый иде. Ә хәзер кичләрен фонарьлар кабызалар. Матурлык! - дип соклануын яшерми Денис. 



Кояшта кызынучы кызлар – Алия белән Инзилә дә биредә аларга бик ошавы, ял итү өчен барлык шартлар булуы турында сөйлиләр. 



Ә Андрей кызы Даша белән Яр Чаллы шәһәреннән килгән.

– Танышларыбыз безгә Түбән Камада бик шәп ял итү зонасы булдырылуы турында сөйләделәр. Без тикшереп карарга булдык. Килдек тә тулы бер көнебезне биредә үткәрдек: мин волейбол уйнадым, кызым таганда атынды, туйганчы кояшта кызындык, су кердек. Безгә ошады!


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар