ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«ТАНЕКО» комплексында 3000 тоннадан артык авырлыктагы торбаүткәргеч монтажланган
Сәнәгать
  • 03 Апрель 2020 - 16:17
  • Караулар: 34

Түбән Камада «ТАНЕКО» комплексында уникаль төзелеш эшләре башкарылды. Белгечләр 30 метр биеклектә 1,8 метр диаметрлы 3000 тоннадан артык авырлыктагы торбаүткәргечне монтажладылар.

Ул заводның факел хуҗалыгын берничә яңа объект, шул исәптән урта дистиллятларны гидрочистарту, водород, гидрокрекинг, гудрон гидроконверсиясе җайланмалары белән тоташтырачак.

Яңа линия озынлыгы биш километрдан артык булачак. Төзелеш срокларын кыскартуга комплекста беренче тапкыр кулланылган орбиталь эретеп ябыштыру технологиясе зур өлеш керткән. Бу алым югары һөнәри осталык, махсус җиһазлар һәм аттестация таләп итә. Үзебезнең илдә җитештерелгән УАСТ-1 торбаларын автомат рәвештә эретеп ябыштыру җайланмасы сыйфатны сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта объектта өч йөзләп кеше эшли. Эшне оештыру персоналның, шул исәптән подрядчыларның иминлеген һәм сәламәтлеген саклау, коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмауга юнәлтелгән барлык кирәкле чараларны исәпкә алып башкарыла.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*