ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
37 көн калды
«Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин вазыйфасыннан китте
Сәнәгать
  • 27 Февраль 2020 - 12:24
  • Караулар: 71
Бүген «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ Директорлар советында акционерлар Азат Бикмурзинның инициативасын хупларга һәм аны предприятиенең генераль директоры вазыйфасыннан азат итәргә карар кылдылар. Ул бу карарының башка эшкә күчүгә бәйле булуын җиткерде.

Акционерлар карары белән 27 февральдән «Түбән Кама Нефтехим»  генераль директоры вазыйфасына  моңа кадәр  «Казаноргсинтез»ның этилен заводын җитәкләгән Айрат Сафин куелды. Рөстәм Миңнеханов та әлеге кандидатураны  хуплады.

 Азат Бикмурзин «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятенә   1990 еллар башында эшкә килә. Һөнәри юлында төрле этаплар үтә:  аппаратчик, смена җитәкчесе, мастер, цех җитәкчесе урынбасары, цех җитәкчесе, завод директоры, генераль директор урынбасары һәм соңрак генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелә.  Ул эшләгән чорда «Түбән Кама Нефтехим» да 2014-2020 елларга исәпләнгән дүртенче экологик программа тормышка ашырылды.

Программа  кысаларында 423 чара гамәлгә кертелгән, аларны финанслау якынча 7,2 млрд  сум тәшкил иткән. Кабул ителгән чаралар  төбәктә экологияне сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирде. 2001 елдан атмосферага чыгарылган зарарлы матдәләр   68% ка кимегән, шул ук вакытта   товар продукциясен җитештерү 2 тапкырга диярлек арткан.

Узган ел компания әйләнә-тирә мохитне яхшыртуда зур алга китеш ясады. Предприятие биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең икенче этабын тәмамлады.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*