ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
12 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
4 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
2 көн калды
Азат Бикмурзин җәмәгатьчелек өчен биологик-чистарту корылмаларына экскурсия оештырды
Сәнәгать
  • 26 Июль 2019 - 12:33
  • Караулар: 135

Азат Бикмурзин түбәнкамалылар өчен биологик-чистарту корылмаларына экскурсия оештырырга әзер булуын үзенең Инстаграм сәхифәсендә язып чыккан. Шушы көннәрдә нефть -химия сәнәгате ветераннары, шәһәр аксакаллары һәм журналистлар өчен төзекләндерелгән чистарту корылмаларына экскурсия үткәрелгән.  


"Экскурсия бик яхшы тәэсирләр калдырды! Искиткеч! 72 гектар территория, бар да төзекләндерелгән, барысы да тулы тәртиптә, барысы да яхшы эшли. Монда без бернинди җитешсезлекләр дә тапмадык, Аксакаллар шурасыннан бернинди дә дәгъва юк”, - дип белдерде иҗтимагый оешма рәисе урынбасары Мәснәви Һадиуллин.


“Мин монда беренче тапкыр, - ди пластиклар заводы машинисты Фәнис Шакиров. - Эшнең бар колачын үз күзләрем белән күрдем. Бик яхшы тәэсирдә калдым! Мәйданнар зур, безгә технологик чылбырны бөтен нечкәлекләрендә күрсәттеләр. Түбән Каманың 36 нчы микрорайонында яшәүче күп кенә танышларым начар искә зарлана, бу чистарту корылмаларыннан килә, диләр. Ә без биредә, чистарту эшләре тулы куәтенә барса да, бернинди ис тә сизмәдек”.


Биологик чистарту корылмалары 1966 елда төзелгән, ә 2016 елда аларны реконструкцияләү эшенә керештеләр. Герметик биофильтрларда хәзер, мәсәлән, бактерияләрнең аерым төрләре яши: алар начар исне нейтральләштерә.

“Без технологияләр белән тәэмин итүчеләр гарантияләгән проект нәтиҗәләрен алдык һәм алардан канәгать. Хәзер акрынлап биомассаны арттыру бара, җайланмаларны төрле эш режимында сынап карыйбыз һәм кулланабыз”, - ди компания вәкиле Сергей Бояркин. Аның сүзләренә караганда, биофильтрлар куллану Европада иң яхшы ысулларның берсе санала, нәтиҗәлелек 95 процентка җитә.


Азат Бикмурзин үзенең Инстаграм битендә чистартылган суда йөзеп йөрүче кыслаларның фоторәсемнәрен дә урнаштырган. Фоторәсем астына: “Биологик-чистарту корылмаларыннан чыккан су чисталыгының тере күрсәткечләре. Һәркем инанды”, -дип яза “Нижнекамскнефтехим” ГАҖ генераль директоры.

"Нижнекамскнефтехим" материаллары нигезендә


 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар