ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада яшәүче бер ветеран һәм ике тыл хезмәтчәне бу көннәрдә туган көннәрен билгеләп үтә
Шәһәрдәш
  • 08 Апрель 2020 - 12:56
  • Караулар: 20
Түбән Камада яшәүче Кәниф Фаздаловның зур юбилее, аңа 90 яшь тулды.

Кәниф Имам улы Азнакай районының Октябрь-Бүләк авылында туган. Сугыш елларында колхозда эшли. «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Соңрак Кемеровога китеп, шахтер булып эшли, тау инженеры- электромеханик белгечлеге буенча читтән торып университет тәмамлый.

1959 елда Кәниф Фаздалов Елена Галим кызы белән гаилә кора. Җиде елдан соң алар Түбән Камага күчәләр. Ике ул үстергәннәр, өч онык һәм оныкчыклары бар.



Кәниф Фаздалов озак еллар «Камэнергостройпром» предприятиесендә  эшли. Пенсиягә чыкканнан соң да, Кәниф ага үзенең һөнәри эшчәнлеген 2005 елга кадәр дәвам итә.

Бөек Ватан сугышы ветераны Фәүзи Таҗиев та бу көннәрдә үзенең 94 яшьлеген билгеләп үтте.

Фәүзи Бикмөхәммәт улы Мөслим районының Таш-Елга авылында туган. 1943 елның октябрендә Кызыл армия сафларына алына. Ерак Көнчыгыш фронтының артиллерия гаскәрләрендә Корея ярымутравын азат итүдә катнаша.



Сугыштан соң туган авылына кайтып, Вазимә исемле кыз белән гаилә кора. 1951 елда алар гаиләсе Ангарскига күчә. Фәүзи ага анда слесарь-ремонтчы һөнәренә укый, химия комбинатында эшли. Анда 10 ел яшәгәч, гаиләсе белән Түбән Камага күченәләр. Пенсиягә чыкканчы, «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе заводының ремонт-механика цехында эшли.

Алты бала үстергәннәр, 18 онык һәм 6 оныкчыклары бар.


Якташыбыз Хәмидә Нигъмәтҗанова да 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Ул Татарстан АССРның Кече Аты (Үчкә) авылында туа.
Сугыш елларында колхозда эшли. «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. 1956 елда Җәүдәт Ишмөхәммәт улына кияүгә чыга. Алар өч ул һәм бер кыз үстергәннәр.

Лаеклы ялга чыкканчы, Хәмидә апа "Кызыл Зәй" совхозында сыер савучы булып эшләгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*