ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
35 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
29 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
27 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
26 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
20 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
8 көн калды
Юбилярларны хөрмәтләп
Шәһәрдәш
  • 14 Октябрь 2019 - 09:35
  • Караулар: 54
Түбән Камада яшәүче Миңсалих Хәбибрахманов үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга туганнары һәм якыннары янәшәсенә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов та килде.



Миңсалих Хәбибрахман улы Түбән Кама районының Тоба авылында туа. Сугыш елларында артиллерия дивизиясенә фронтка алына,  Севастополь, Одесса һәм Керчь тирәсендәге  сугышларда катнаша. Кырым янындагы  сугышта яраланып, госпитальгә эләгә, соңрак хәрби хезмәтен дәвам итә.

Җиңүне Миңсалих Хәбибрахманов Австриядә каршы ала. Ул Кызыл Йолдыз ордены һәм «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән. Сугыш тәмамланганнан соң,  туган авылына кайта, озак еллар «Кызыл Зәй» совхозында электромонтер булып эшли. 1946 елда өйләнә. Хатыны белән бергә ике кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр, 10 оныклары, оныкларының 4 баласы бар. 

Октябрь аенда Түбән Каманың тагын ике ветераны үзләренең туган көннәрен билгеләп үтте. 



Мирсәяф Камаловка 95 яшь тулды. Ул Түбән Кама районының Колмакчы авылында туган. 1942 елда Мирсәяф Миргаяз улы Ерак Көнчыгыш фронтына  артиллерия дивизиясенә җибәрелә. Совет-япон сугышын тәмамлаганнан соң, туган авылына кайта, колхозда эшли. Һөнәрендәге уңышлары өчен "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены белән бүләкләнә.1949 елда өйләнә. Хатыны белән бергә  ике кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерәләр,  9 онык һәм 14 оныкчыклары бар.



 Миңҗамал Фатыйхова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылый. Ул Лениногорск районының Тукмак авылында туа. Сугыш елларында туган авылы колхозында төрле эштә эшли. «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Лаеклы ялга кадәр Пермь өлкәсендә шахтада кочегар булып эшли. Ире  белән бергә ике кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерәләр, оныклары бар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар