ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
33 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
25 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
24 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
18 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
Тыл хезмәтчәннәре юбилейларын каршылый
Шәһәрдәш
  • 07 Сентябрь 2019 - 13:20
  • Караулар: 58

Түбән Камада яшәүче Рәкыя Хәмидуллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны котларга туганнары һәм якыннары янәшәсенә район хакимияте, социаль хезмәт күрсәтү вәкилләре һәм үзәк хастаханә коллективы да килде.

Рәкыя Хәмидуллина лаеклы ялга 2 нче кардиология бүлегеннән чыккан. Аны пенсиягә бер дә җибәрәселәре килмәгән, яраткан санитаркаларын коллектив бүген дә сагынып искә ала.


Рәкыя апа Әлки районы Төгәлбай авылында туган. Әтисе сугыштан әйләнеп кайтмаган. Шәһәрдәшебез ул елларның бар авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән, күп еллар агач эшкәртү заводында эшләгән, чаңгы, снаряд әрҗәләре ясаган. Ул "Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен” медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Ире белән бергә бер ул тәрбияләп үстергәннәр, оныгы бар, аның да инде балалары туган.

“Озак яшәүнең сере нидә - белмим, тик гомерем буе эшләдем, беркайчан да тик утырмадым. Бәлки, шундадыр?”- ди ул, елмаеп.


Тагын бер шәһәрдәшебез - Бибинур Мәхасимова да үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бибинур апа Минзәлә районының Бикбау авылында туып-үскән, сугыш елларында колхозда төрле эштә эшли, аннары авыл мәктәбенә эшкә урнаша. “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен” медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Ире белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, 8 оныклары, аларның 5 баласы бар. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*