Рус Тат
6 Апрель 2019
18:00 - 20:00
11 көн калды
30 Март 2019
12:00 - 13:00
4 көн калды
Отставкадагы милиция полковнигы Шамил Фәттаховка - 65 яшь
Шәһәрдәш
  • 05 Февраль 2019 - 14:44
  • Караулар: 92
Бүген Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча ведомстводан тыш сак хезмәте ветераны,  отставкадагы милиция полковнигы Шамил Фәттахов үзенең 65 яшьлеген билгеләп үтә. Шамил Әбүбәкер улы утыз елдан артык хокук саклау органнарында хезмәт иткән, алар арасында унике ел Түбән Каманың ведомстводан тыш сак бүлеген җитәкләгән. Хәзерге вакытта полковник Фәттахов  Росгвардиянең  Татарстан Республикасы буенча  "Охрана" федераль дәүләт унитар  предприятиесе филиалының Түбән Кама бүлеген җитәкли. 

РФ Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Түбән Кама районы буенча идарәсендә ведомстводан тыш сак  бүлегенең элеккеге җитәкчесе Шамил Әбүбәкер улы Фәттаховны  өлкән буын кешеләре яхшы белә. Ветеран  шәһәрнең Эчке эшләр органнарында утыз биш ел эшләгән.  Моннан тыш, ул вакытта полковник Фәттахов җитәкләгән территориаль бүлеккә  башка милиция хезмәтләреннән дә эшкә килергә теләк белдерүчеләр күп булган.  Моңа бүлектә атмосфера һәрчак яхшы булу  гына түгел, күп очракта бүлек җитәкчесенең абруе сәбәпче булды, диләр. Ул чорда эшләгән хезмәткәрләр фикеренчә, Шамил Әбүбәкер улы һәркем белән уртак тел табып, аларның  һәрберенә аерым игътибар юнәлтә белгән, кул астындагылар аны ярты сүздән аңлаган.



Шамил Фәттахов  хокук саклау органнарына  эшкә 1974 елда килгән. Ул хезмәтен юл күзәтчелеге инспекторы вазыйфасыннан башлый һәм алга таба перспектив хезмәткәр буларак, югары урынга куела. Әйтик, 1993 елда ул Түбән Кама шәһәре Эчке эшләр идарәсенең дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары була, ә өч елдан ведомстводан тыш сак территориаль бүлеген җитәкли.

Хәзер ведомстводан тыш сак хезмәтенә эшкә килүе турында  Шамил Әбүбәкер улы елмаеп искә ала, гәрчә ул вакытта хәл итәсе проблемалар шактый булып, җитәкчедән аерым тырышлык таләп итсә дә. "Шундый катлаулы һөнәр сайладың икән, аңа туры да килә белергә кирәк дип уйлый идем, - ди ветеран. - Һөнәри осталыгыңны камилләштер, ә иң мөһиме -  мундир намусыңны саклый бел". Җинаятьчелек белән көрәш, җәмәгать тәртибе сагында тору - болардан тыш, бүлекчәнең матди базасын яхшырту, хезмәт хакы түләү мәсьәләләрен хәл итү һ.б. проблемаларны үз вакытында уңай чишү юллары өчен тырыша ул, нәтиҗәдә, бүлек алдынгылар рәтенә чыга.



Тырыш хезмәте өчен күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек була Шамил Фәттахов. Арада  эчке эшләр бүлеге өчен шактый сирәк бүләк - урып -җыю чорында җәмәгать тәртибен тәэмин иткән өчен "Хезмәт батырлыгы өчен" медале дә бар.

Пенсиягә чыккач та, Шамил Әбүбәкер улы коллективтан аерылмый, ул  ветераннар оешмасы белән җитәкчелек итә, бүлектә узучы барлык чараларда да актив катнаша.





Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*