Берьюлы берничә шәһәрдәшебез үзләренең гомер бәйрәмнәрен каршылады. Туганнары белән берлектә җирле хакимият һәм халыкны социаль яклау идарәсе вәкилләре, аларны юбилейлары белән котлап, РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын һәм хакимият исеменнән истәлеккә бүләк тапшырдылар.

Миңлеәсма Миңлеҗанова, 95 яшь. Зәй районының Аксар авылында туып-үскән. Ире белән бергә биш бала тәрбияләп үстерәләр, алар аларга 9 онык һәм 10 оныкчык бүләк итә. Сугыш елларында колхозда, соңрак умартачы булып эшли. "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.

Мөрәҗәп Исмәгыйлов, 90 яшь. Хатыны Гөлзәһәр белән яши. Алар 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, 7 онык, 9 оныкчыгы бар. Мөрәҗәп Исмәгыйлов Түбән Камада «Татэнергострой» берләшмәсендә монтажчы булып эшләгән. "Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.

Татьяна Рузанова, 90 яшь. Пенза өлкәсе Карамалы авылында туа. Сугыш елларында колхозда, фермада савымчы булып эшли. Ул 5 бала тәрбияләп үстергән,9 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар . "Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.