Рус Тат
Юбилярларны хөрмәтләп
Шәһәрдәш
  • 05 Июля 2017 - 09:46
  • Просмотров: 27

Түбәнкамалы Әхмәтҗанов Зәкәрия Шәрип улының шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилее булып узды. Җирле хакимият һәм халыкны социаль яклау идарәсе вәкилләре, юбилярны гомер бәйрәме белән котлап, РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Зәкәрия Әхмәтҗанов тумышы белән Оренбург якларыннан. Бөек Ватан сугышының бар ачысын үз җилкәсендә татыган Зәкәрия Шәрип улы ул чорларда туган ягында колхозда хезмәт куя.

Түбән Камада озак еллар “Түбән Кама Нефтехим” предприятиесендә эшләп, лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Мәрьям апа белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Тагын бер шәһәрдәшебез - Канунникова Мария Ивановна да шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен каршылый. Җирле хакимият вәкилләре “Шәфкатьлелек” үзәге директоры Ләйлә Әхмәдишина белән берлектә, аны да юбилее белән тәбрикләделәр.



Сугыш чорында Мария Канунникова Октябрь районының Бутаиха авылында урман кисүдә эшли. Дүрт бала тәрбияләп үстергән мөхтәрәм ветеранның 11 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.

Юбилярларны гомер бәйрәмнәре белән тәбриклибез, аларга нык сәламәтлек, якыннарының, туганнарының күңел җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә яшәүләрен телибез.
Система Orphus
Текст сообщения*
Читайте также
Башка яңалыклар