ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Мәчет хезмәткәрләре мохтаҗларга азык-төлек тарата
Игелекле эшләр
  • 22 Май 2020 - 08:33
  • Караулар: 18
Рамазан ае тәмамланып килә. Дин тотучылар фитыр сәдакалары бирү белән мәшгуль.

Түбәнкамалыларның күпчелеге фитыр сәдакасын мәчеткә тапшыра, мәчет хезмәткәрләре исә җыелган суммадан мохтаҗларга азык-төлек тарата.

Мәчеттәге махсус төркем Ураза гаетенә кадәр азык-төлек җыелмаларын шәһәр һәм район буенча таратып өлгерү өчен тырыша.

Быел ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы карары нигезендә, фитыр сәдакасы арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем белән исәпләгәндә — 600 сум. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, ураза тота алмаучылар өчен фидия сәдакасы күләме - көненә 200 сум.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*