ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Игелек кылырга ашыгыйк
Игелекле эшләр
  • 16 Март 2020 - 13:16
  • Караулар: 30

Кичә бөтен дөньяда Игелекле эшләр көне билгеләп үтелде. Әлбәттә, яхшылыкны көн дә эшләп була, моның өчен аерым бер көнне көтеп тору кирәкми. Мисалга, Түбән Каманы тагын да матуррак, чистарак итәр өчен, нинди матур эшләр башкарып була? Үзгәрешләр үзебездән башлана, ләбаса.

1. Чүпне махсус савытларга салу, әйтик, туңдырма, конфет кәгазьләрен;

2. Хуҗасыз хайваннар өчен азык сатып алу һәм аны шундый хайваннар өчен ачылган приютка илтеп тапшыру;


3. Өегездә үзегезгә кирәксез тоелган китапларны китапханәгә бүләк итү;

4. Ашыгыч эше булган кешене кибеттә чиратсыз үткәрү;

5. Ишектән чыкканда, бала арбасы белән баручы хатын-кыз яки башка берәү өчен, ишекне тотып тору, аларны үткәреп җибәрү;


6. Үзегез яратып йөри торган кафе, клуб һ.б. турында бәяләмә язып калдыру;

7. Кан тапшыру. Түбән Кама кан үзәге Менделеев ур., 32а адресы буенча урнашкан. Дүшәмбе- җомга көннәрендә 7.30 -12.00 сәгатьләрдә кан тапшырып була;

8. Белгәннәрегез, файдалы киңәшләрегез белән уртаклашыгыз;

9. Метрода, автобус яки трамвайда урын бирегез;

 

10. Үзегезгә кирәк-булмаган кием-салымны башкаларга бирегез. Әйтик, Түбән Камада «Счастливый Дом» мохтаҗ гаиләләргә ярдәм үзәге эшли, кирәкмәгән әйберләрне шунда алып килергә мөмкин. Ул Химиклар пр., 72 г йорты, 72 нче офис адресы буенча урнашкан. Эш вакыты: чәршәмбе –җомга, 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*