ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
Түбән Камадан ятим балалар зур чыршыда Кыш Бабайга үтенечләрен калдырачаклар
Игелекле эшләр
  • 18 Ноябрь 2019 - 14:36
  • Караулар: 31

Бүген Россиядә Кыш Бабайның туган көнен билгеләп үтәләр. Безнең шәһәрдә игелекле акция старт ала, аның ярдәмендә инде ун елдан артык түбәнкамалылар тормышлары җитеш булмаган кешеләргә шатлык бүләк итәләр.

«Кыш Бабай бул» акциясе кысаларында НТР медиахолдингында балалар йортында тәрбияләнүчеләр, «Балкыш» социаль приюты, «Веста» социаль ярдәм үзәге һәм башка авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен бүләкләр җыю оештырылды. Моннан тыш, шәхси бүләкләр җыю да планлаштырылган. Балаларның конкрет теләкләрен НТР холлында зур чыршыда табарга мөмкин булачак. Балаларга бүләкләрне соңыннан телерадиокомпаниянең штаттагы Кыш Бабае тапшырачак.

«Балаларга Яңа ел могҗизасы бүләк итегез, - дип мөрәҗәгать итәләр Түбән Кама халкына медиахолдингта. - Без, үз чиратыбызда, изге эшегезгә мәгълүмати ярдәм күрсәтүне гарантиялибез: НТР сайтында галереяда фотолар, яңалыклар чыгарылышында мәгълүмат, түбәнкамалыларны Яңа ел белән түләүсез котлау һ. б.».

Элемтә өчен телефоннар: 077, 41-13-13.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*