ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
55 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
5 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
Корбан гаете: Түбән Кама мөселманнары мохтаҗларга 600 дән артык азык-төлек пакеты таратты
Игелекле эшләр
  • 19 Август 2019 - 10:49
  • Караулар: 71

Җирле мәчетләрдән волонтерлар Түбән Кама буенча яңа суйган ит белән 600 дән артык пакет таратканнар. Игелекле эшкә үз машиналары булган мөселманнар алынган. Ярдәм мәчеттәге исемлек буенча күрсәтелгән.

Таратуны оешмалардан башлаганнар: сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен – 65, сукырлар җәмгыяте өчен – 45, инвалидлар җәмгыяте өчен 120 пакет. «Игелекле эшләр даими рәвештә башкарыла, - дип сөйләде безгә Үзәк Җәмигъ мәчете матбугат хезмәтеннән Фәнис Кадыйров. - Тик бу һич кенә дә тынычландырырга тиеш түгел. Әле бик күп кешеләр ярдәмгә, кайгыртуга, игътибарга мохтаҗ. Аллаһы Тәгалә йөрәкләребезгә үзара мәхәббәт, кечкенәләр турында кайгырту, өлкәннәргә карата хөрмәт күрсәтү, игелекле һәм югары максатлар белән яшәү мөмкинлеген бирсен».

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*