Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Түбән Камада хәйрия ярминкәсе игълан ителә
Игелекле эшләр
  • 06 Декабрь 2018 - 13:45
  • Караулар: 15
Түбән Камада "Умиление" аналарны яклау үзәге Раштуа хәйрия ярминкәсе башлану турында игълан итә.

"Һәр кешенең күп балалы, аз керемле гаиләләргә, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итү мөмкинлеге бар. Сез үз кулыгыз белән сувенирлар әзерли, берәр нәрсә бәйли, тегә,рәсем ясый, әвәли аласыз. Сезнең ярдәмегезгә  бик рәхмәтле булачакбыз», - диләр акцияне оештыручылар.

Ярминкә 7 гыйнварда була. Кул эшләнмәләре шәһәр чиркәвендә (Мурадьян, 5) Раштуа бәйрәменә кадәр кабул ителә.

Ярминкәдә  сатудан кергән акчалар мохтаҗ гаиләләргә тапшырылачак.

Белешү өчен телефон: 8-987-269-33-93. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*