Рус Тат
Волонтерлар Түбән Кама кызы Рузилә Вәлиева өчен "УНИКС" командасы уенчылары белән очрашу оештырганнар
Игелекле эшләр
  • 09 Ноябрь 2018 - 12:50
  • Караулар: 12
"Минем белән хыяллан" бөтенроссия проекты волонтерлары  сәламәтлеге чикле булган Түбән Кама  кызына  күптәнге хыялын тормышка ашырырга ярдәм иттеләр, дип яза РИА Новости. Волонтерлар Рузилә Вәлиева өчен ул яраткан баскетбол командасы уенчылары белән очрашу оештырганнар.

Рузилә Вәлиевага  иммунодефицит һәм аутоиммун гемолитик анемиянең авыр формасы диагнозы куелган, бу аңа баскетбол буенча тренировкаларга даими йөрергә һәм ярышларда катнашырга мөмкинлек бирми. Волонтерлар УНИКС клубы белән берлектә  кыз  өчен күнегүләр оештырган, ә Россия җыелма командасы уенчысы Антон Понкрашов һәм Америка сакчысы Эрик Макколлум аның өчен мастер-класс үткәргәннәр. Рузилә шулай ук УНИКС һәм Казанның "Баскет-холл"ы  музеенда да булган.

"Мин баскетболны бик яратам һәм "Казаночка" командасы уенчысы булырга хыялланам", - ди  Рузилә Вәлиева.



“Минем белән хыяллан” проекты 2014 елның сентябреннән бирле эшли. Проект кысаларында җитди авыру балаларның хыялларын тормышка ашыралар.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*