ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Казанда яшь ата-аналар өчен яңа интернет-сервис булдырылачак
Гаилә
  • 15 Март 2020 - 09:40
  • Караулар: 24

Казан IT-паркында булачак һәм яшь ата-аналар белән очрашу узды. Чарада республикада   яшь ата-аналар өчен яңа интернет-сервис булдыру мәсьәләләре каралды. 

Очрашуда Казан халкы, ТР Хезмәт министрлыгы һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнашты.

 2019 елның гыйнварыннан декабренә кадәр Татарстанда 43 меңнән артык бала туган. Аларның һәркайсына кирәкле документлар, белешмәләр комплектын рәсмиләштерергә һәм кирәкле пособиеләр һәм ташламалар алуда ярдәм күрсәтү мөһим.

"Без, бала туганда, яшь ата-аналар уза торган алты этапны ачыкладык. Шул ук вакытта күпбалалы, аз тәэмин ителгән һәм башка төр гаиләләр дә бар, аларның һәркайсына шулай ук ташламалар һәм пособиеләрнең аерым төрләре дә каралган. Бу бурычларны хәл итү өчен без кушымта булдырабыз да", - дип билгеләп үтте эшче төркеме җитәкчесе Геннадий Лебедев.

Аның сүзләрен  республика цифрлы трансформация үзәге җитәкчесе Виктор Зубарев тулыландырды. Аның сүзләренә караганда, яшь ата-аналар өчен кушымта алга таба яңа функцияләр хисабына тулыландырылачак.

"Безнең төп максат — бала туган очракта кирәкле сервисларны бер урында җыю. Без моның дәүләт белән хезмәттәшлек итүдә уңайлы һәм заманча канал булуын телибез", - дип аңлатты идеяне Виктор Зубарев.

Кушымтаны оештыручылар гамәлдәге регламентларны анализлады һәм хәзер сабыйга документларның база комплектын алу өчен - 44 көн, ә пособиеләр рәсмиләштерү өчен, 95 көн кирәклеген ачыклады.

Моның өчен яңа туган ата-аналарга күп кенә учреждениеләр һәм ведомстволарга бару таләп ителә. Яңа кушымта бу процессны шактый җиңеләйтәчәк: күпчелек гамәлләрне онлайн режимда эшләргә мөмкин булачак.

Хәзерге вакытта кушымта әле эшләнү стадиясендә һәм әлегә үз исеме юк. Төп презентация тәмамланганнан соң, очрашуны оештыручылар анда катнашучыларга мөрәҗәгать иттеләр һәм аларга булачак сервис атамасының иң кулай вариантларын сайларга тәкъдим иттеләр.

Шулай ук чара кунаклары булачак кушымтаның функционалы буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар: балалар бакчалары, мәктәпләр, шулай ук  төрле хезмәтләр өчен түләү өлкәсе белән бәйле сораулар аеруча популяр булды. Кушымтаны оештыручылар дискуссия барышында яңгыраган барлык тәкъдимнәрне дә исәпкә алырга сүз бирделәр.

Түбәнкамалылар әлеге сервис турында сораштыруда катнаша ала, моның  өчен  сылтама: https://open.tatarstan.ru/polls/poll/bdef623c-620f-11ea-9d6d-005056a75f84/?show_results=false

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*