ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Юбилярны хөрмәтләп
Гаилә
  • 13 Гыйнвар 2020 - 15:26
  • Караулар: 36
Түбән Камада яшәүче Хәниф Закиров үзенең туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды. Юбилярны котларга туганнары һәм якыннары янәшәсенә хакимият, социаль хезмәт күрсәтү вәкилләре дә килде.

Хәниф Закир улы Татарстан АССРның Урта Чаллы авылында  крестьян гаиләсендә туа. Сугыш вакытында туган авылында эшли. «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сугыштан соңгы елларда  колхозда электрчы булып хезмәт куя. Аннан соң, пенсиягә кадәр Кызыл Чапчак авылында  тракторчы булып эшли.

Гаилә корып,  тормыш иптәше белән бер ул, ике кыз үстергәннәр, 6 онык һәм 9 оныкчыклары бар. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар