Шәһәрдәшебез Ольга Лысачкина июль аенда үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән туганнары, якыннары, шулай ук хакимият вәкилләре һәм социаль хезмәткәрләр дә котлады.

Ольга Лысачкина тумышы белән Югары Ослан якларыннан. Сугыш елларында районның эре мөгезле терлек һәм дуңгыз сатып алу һәм үстерү базасында эшләгән.
Ул "Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Түбән Камада, лаеклы ялга чыкканчы, "Нижнекамскнефтехим" предприятиесендә хисапчы булып эшләгән. Ике балалары, оныклары бар.