Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Юбилярларны хөрмәтләп
Гаилә
  • 17 Июль 2019 - 09:51
  • Караулар: 39

Ике ветераныбыз үзләренең гомер бәйрәмнәрен каршылый. Җирле хакимият вәкилләре һәм  социаль хезмәткәрләр, аларны туган көннәре  белән котлап, РФ Президентының тәбрикләү хатын һәм хакимият исеменнән истәлеккә бүләк тапшырдылар.


Раузикамал Әскәрова 90 яшен тутыра. Ул тумышы белән Әтнә районының Илдус авылыннан. Сугыш елларында колхозда тракторчы булып эшли. Соңрак  асфальт-бетон салучы буларак хезмәт куя. "Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Раузикамал апа дүрт бала тәрбияләп үстергән.


Бәдигөман Ефимовага 95 яшь.  Түбән Каманың Кече Аты авылында туа. Сугыш елларында колхозда төрле эштә эшли. "Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен"  медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Түбән Камада  җылылык-электр үзәгендә эретеп ябыштыручы-монтажчы булып эшләгән. Ике ул тәрбияләп үстергән.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*