Рус Тат
Түбән Камада гаилә кыйммәтләренә багышланган форум үтте
Гаилә
  • 18 Май 2019 - 09:42
  • Караулар: 26
«Ковёр» яшьләр инициативалары үзәгендә "Фикерләр аукционы"  муниципаль форумы  узды. Темасы - "Гаилә мөнәсәбәтләре". Оештыручылар - Түбән Кама ГХАТ идарәсе, "ТАНЕКО" предприятиесе һәм Түбән Кама муниципаль районының яшьләр эшләре идарәсе.



"Ачык микрофон"  рәвешендә катнашучыларга биш лот тәкъдим ителде: "Законлаштырылмаган никах", "Гаилә урынына матди иминлек һәм ирек сайлау", "Сhildfree" ( гаиләдә балалар булуын теләмәү),  "Исәп-хисапка нигезләнгән никах", "Гадәти гаилә".



"ТАНЕКО" предприятиесенең яшь белгечләре һәрбер лот буенча үз фикерен җиткерде,  нигезле дәлилләр китерде. Хөкемдарлар составын депутат, "Эйдос" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге директоры Екатерина Юртаева җитәкләде. Форумның икенче өлешендә ул яшь парлар өчен уен да оештырды.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*