Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Түбән Камада "Татарстан тормыш яклы" төбәк программасы тәкъдим ителде
Гаилә
  • 02 Декабрь 2018 - 10:40
  • Караулар: 22
“Туучылар санын арттыру: җирле һәм төбәк дәрәҗәсендә нәрсә эшләп була?” темасына “Тормыш өчен!” гомумроссия хәрәкәте президенты Сергей Чесноков чыгыш ясады. Әлеге программаны тормышка ашыру төбәктә демографик вазгыятьне яхшырту, абортларны һәм социаль ятимлекне профилактикалау максатларында президент грантлары фонды ярдәмендә “Умиление” гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.




Чакырылган кунаклар алдында шулай ук  "Веста" үзәге директоры Татьяна Мыльникова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты Илсөя Мезикова чыгыш ясады.

Казан гаилә, ана һәм балаларны яклау үзәге президенты Элина Галиуллина "Татарстан тормыш яклы" балалар тууына ярдәм итү буенча төбәк программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча булган эшләнмәләрен тәкъдим итте.




Докладчылар арасында Идел буе федераль округы буенча "Тормыш өчен" АКБО координаторы Сергей Солонщиков (Түбән Кама шәһәре), Әлмәт шәһәрендә урнашкан “Умиление” аналарны яклау үзәге” АКБО координаторы – Елена Маслова, Болгар шәһәрендә “Умиление” аналарны яклау үзәге” АКБО координаторы иерей Алексий Әхмәтҗанов, Спас ҮРХ каршындагы социаль-агарту хезмәте кураторы Светлана Алеева (Болгар шәһәре), "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Надежда" Түбән Кама интернат мәктәбе муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе директоры, Түбән Кама шәһәр Советының "Бердәм Россия" III чакырылыш фракциясе җитәкчесе Нина Бухановалар бар иде.



Проектның кураторлары Әлмәт, Түбән Кама, Болгар шәһәрләрендә "Татарстан  тормыш яклы" программасын гамәлгә ашыру планын тәкъдим итте. Нәкъ менә шушы шәһәрләрдә, шулай ук Казанда әйтеп үтелгән программа кысаларында төп чаралар узачак. 



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*