Рус Тат
Түбән Камада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде
Гаилә
  • 10 Июля 2017 - 16:27
  • Просмотров: 21

8нче июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Нефтехимиклар паркында “Йөрәгегездә мәхәббәт саклагыз”дип аталган бәйрәм чарасы үтте. Әлеге чараны Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ (ЗАГС) идарәсе һәм “Түбән Кама Нефтехим” предприятиесе оештырды.

Бәйрәм тантанасында районның иң үрнәк парлары – Әхмәдиевлар, Воробьевлар, Сергеевлар, Бәшировлар, Макаровлар гаиләләренә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Медальләрне “Түбән Кама хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльвира Долотказина тапшырды.

Биредә шулай ук яңа өйләнешкән парны теркәү, көмеш туен билгеләп үтүче парны тәбрикләү, “Түбән Кама Нефтехим” предприятиесенең быел үз гаиләләренең түгәрәк даталарын билгеләп үтүче хезмәткәрләр парады да узды. “Түбән Кама әниләре ассоциациясе” тәбрикләве дә бәйрәмдә катнашучылар күңелендә якты эзләр калдырды.

Гаилә хәлен рәсмиләштерү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар буенча юридик ярдәм күрсәтү хезмәте дә эшләде.

Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле мәйданчыклар, остаханәләр, спорт ярышлары оештырылды, шәһәрнең төрле иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Система Orphus
Текст сообщения*
Читайте также
Башка яңалыклар