ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалыларны халыкара социаль рекламалар конкурсында катнашырга чакыралар
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
  • 14 Май 2020 - 13:36
  • Караулар: 25
Түбән Камада яшәүчеләр "Коррупциягә каршы бергәләп" бәйгесендә катнаша ала. Аны РФ Генераль прокуратурасы оештыра.

Конкурста 14 - 35 яшьлек кешеләр катнаша ала. Конкурс эшләрендә иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә коррупциягә каршы көрәшнең заманча дәүләт механизмнарын, шулай ук халыкара хезмәттәшлекнең ролен һәм әһәмиятен чагылдырырга кирәк.

Эшләр 1 майдан 1 октябрьгә кадәр конкурсның рәсми сайтында  anticorruption.life кабул ителә. Ул ике номинациядә уза: "Иң яхшы плакат" һәм "Иң яхшы видеоролик".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*