Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
6 көн калды
Түбән Камада ришвәтчелеккә каршы эшкә багышланган утырышлар дәвам итә
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
  • 23 Июль 2018 - 10:09
  • Караулар: 133
Чираттагы утырышта Түбән Кама муниципаль район Советының ришвәтчелеккә каршы эш бүлеге башлыгы Илдар Ильясов Түбән Кама яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе белгечләре белән очрашты.

Утырышта Илдар Мөдәфис улы район күләмендә ришвәтчелеккә каршы башкарылган эшләргә анализ ясады, әлеге өлкәдә закон бозу очраклары турында сөйләде, катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Агымдагы елда район күләмендә бу инде шундый үндүртенче утырыш. Әлегә кадәр утырышлар төрле идарә органнары вәкилләре, авыл җирлекләре администрацияләре бухгалтерлары, укытучылар, сәламәтлек саклау тармагы вәкилләре һ.б. катнашында үтте.

Билгеле булганча, Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында ришвәтчелеккә каршы эшкә багышланган махсус бүлек булдырылды, анда әлеге факт буенча үз мөрәҗәгатеңне язып калдырырга мөмкин. Моннан тыш, ышаныч телефоны да эшли: 8(8555) 41-95-45.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*