ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин: "Пасха бәйрәме һәр гаиләгә күңел тынычлыгы, үзара аңлашу алып килсен"
Айдар Метшин
  • 18 Апрель 2020 - 22:39
  • Караулар: 33

Хөрмәтле православие вәкилләре һәм Пасха бәйрәмен билгеләп үтүче барлык түбәнкамалылар!

Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме белән котлыйм!

Христианнар өчен бу - елның һәрвакыт аерым тантана белән билгеләп үтелә торган иң әһәмиятле һәм төп бәйрәме. Ул берләштерә, тормыш, хакыйкать, игелекнең өстен чыгуы турында хәбәр итә, ышанычны ныгыта һәм яратырга өйрәтә.

Түбән Каманың православие вәкилләре, мөселманнар белән беррәттән, конфессияара һәм милләтара татулыкны ныгытуга, безнең җиребездә рухи үсешкә зур өлеш кертәләр. Безнең бердәмлек мәдәниятләрне үзара баетуга, кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелеккә өндәүче югары әхлакый идеалларга нигезләнгән.

Хәзер без барыбыз да гади булмаган чор кичерәбез. Әлеге шартларга бәйле рәвештә, быел түбәнкамалылар Пасха бәйрәмен өйләрендә билгеләп үтәләр. Бу - коронавирус инфекциясе белән көрәштә һәркем үзенә һәм башкаларга күрсәтә алган ярдәмнең аз гына булса да өлеше.
Без нәкъ менә хәзер, башка вакыттагыга караганда да, бердәм булырга, ярдәм кирәк кешеләргә булышлык күрсәтергә, бер-беребезгә карата түземлерәк һәм игътибарлырак булырга тиеш.

Бу көнне һәр йорт аерым җылылык һәм игелек нуры белән тулсын, Пасха бәйрәме һәр гаиләгә күңел тынычлыгы, үзара аңлашу алып килсен.
Барлык түбәнкамалыларга нык сәламәтлек, бәхет, игелек һәм мәхәббәт телим.

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*