ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
33 көн калды
Түбән Камада ишегалларын төзекләндерү эше республика районнары өчен үрнәк буларак тәкъдим ителде
Айдар Метшин
  • 28 Гыйнвар 2020 - 15:36
  • Караулар: 43
"Безнең ишегалды" программасы буенча халык белән фикер алышу язга кадәр дәвам итәчәк. Уртак нәтиҗәгә килгәч, төзекләндерү эшләре башланачак. Бу хакта бүген  эшлекле киңәшмәдә  Айдар Метшин җиткерде.

Бу көннәрдә Түбән Кама командасы Казанда  белем бирү проектында катнаша. "Эшнең беренче көнендә без "Безнең ишегалды " программасын тормышка ашыру буенча үз фикеребезне тәкъдим иттек һәм программаны сыйфатлы башкару өчен кирәкле юнәлешләрне билгеләдек, - дип сөйләде Айдар Метшин. – Төп максатка ирешүдә  без үз йортыбыз, ишегалды өчен җаваплылык хисен яңартуны, ишегалды буенча  мәсьәләләрне хәл итүдә халыкны берләштерүне, җәмгыятьтә кайчандыр көчле һәм нык булган күршелек мөнәсәбәтләрен яңадан торгызуны мөһим нәтиҗә дип күрәбез".



Айдар Метшин сүзләренә караганда, Түбән Камада ишегалларын төзекләндерү эше республика дәрәҗәсендә үз хуплавын таба – ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова безнең тәҗрибәне республика районнары өчен нигез буларак тәкъдим итте.

"Безнең ишегалды"  программасын гамәлгә ашыру 3 елга исәпләнгән, аның кысаларында быел гына да республикада 1,5 меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәк, шул исәптән Түбән Камада -  111 территория.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*